Яшел Үзән егете спорт гимнастикасы буенча Россия Беренчелегенең абсолют чемпионы булды

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе
Казанда Яшүсмерләр арасында спорт гимнастикасы буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 35 шәһәреннән 500дән артык иң көчле гимнаст катнашты. Яшел Үзән районының 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Даниил Новиков спорт осталары программасы буенча шәхси күптөрле ярышта Россия беренчелегенең абсолют чемпионы - 2022 булды!!! Финал ярышларында аерым дисциплиналарда ирекле күнегүләрдә алтын медаль яулады һәм боҗрада көмеш призер булды. Даниилның тренерлары - ТР физик культура һәм спорт отличнигы Суконнов Артем Сергеевич һәм ТР Атказанган физик культура хезмәткәре Хисамов Илгиз Мансур улы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International