Яшел Үзәндә фонтаннарны тотуга 2,3 млн сум акча бүлеп биреләчәк

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе
Бу хакта Дәүләт “госзакупка” порталыннан билгеле булды, анда тиешле тендер урнаштырылган. Заказчы – Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты. Түбәндәге фонтаннарга хезмәт күрсәтеләчәк: *"Халыклар дуслыгы” *Зеленодольск музыка театры янында *Мирныйдагы 9нчы лицей янында * "Алые паруса» янында *Шәһәр күлендә Монда насослар һәм фильтрлар урнаштыру, фонтаннарны чистарту һәм юдыру, каркас диварларын тышлау һәм башкалар күздә тотыла. Шулай әлеге эшне башкаручыларга кышкы чордан соң фонтаннарны эшләтеп җибәрергә дә кирәк булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International