Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Башкаларны шатландыру бәхет
2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе
Изге Рамазан аенда бер игелекнең савабы 70 мәртәбә арта, димәк шушы кыска гына вакыт эчендә һәммәбез дә Аллаһ Тәгалә бездән риза булырлык күркәм гамәлләр эшли алабыз. Шөкер, авылдашларыбыз арасында миһербанлы, игелекле кешеләр шактый. Менә әле Рамазан ае уңаеннан быел да Яшел Үзәндә яшәүче Раушан һәм Фәния Фәсхетдиновлар авылыбызның ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә, ялгызларга азык-төлек салынган пакетлар таратты. Шулай ук мәчеткә, йорт салучы Фәнис Гариповка матди ярдәм күрсәтте. Авылдашлар үзләрен шулай искә алып зурлаганнары өчен Раушан абый белән Фәния апага чиксез рәхмәт әйтеп, дога кылды. – Аз гына яхшылык эшләп тә, зур савап алырга була. Бу очракта да шулай, авылдашларның рәхмәтле, шатлыклы йөзләрен күреп, үзебез дә сөенеп куйдык. Фәсхетдиновлар гаиләсе даими ярдәм итеп тора. Рәхмәттән башка сүзебез юк. Рамазан аенда кылган игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, – дип сөйли Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова. Менә шулай, үзләреннән өлеш чыгарып, тирә-юньдәге ләрне дә куандыручылар бар арабызда. Аларның яшәү рәвешләре күпләргә үрнәк булырлык. Сүземне тәмамлап шуны әйтәсем килә: авылларда азан тавышлары тынмасын, һәммәбез дә сау-сәламәт булып, изгелек кылып яшәсәк иде. Зөлфия Хәйруллина. Күгәй
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
Осиновода соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады
Укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Зеленодольск районының баш архитекторы Дамир Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин котлады. Хәерле юлга!
2027 елда нинди парклар һәм скверларны төзекләндерәчәкләрен сайлау өчен бик аз вакыт калды
Сезнең һәм «яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты ярдәмендә Татарстанда 268 пространство үзгәрде.
25
май, 2026 ел
Роспотребнадзор туристлык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә
Яшел үзәнлеләр 7 июньгә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: - 8(84371)5-72-63 («Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты), эш көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:45 кә кадәр мөрәҗәгать итәргә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз