5нче гимназия укучысы Бөтенроссия олимпиада призеры булды

2022 елның 22 апреле, җомга
16-22 апрельдә Екатеринбургта мәктәп укучылары арасында физик культура фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы уза. Бүген Зеленодольск районының 5нче гимназиянең 11нче сыйныф укучысы Рөстәм Шәйхилисламовның олимпиада призеры булуы хакында шатлыклы хәбәр килеп иреште. Олимпиада 5 төр буенча узды: теория, җиңел атлетика, гимнастика, спорт уеннары, каршылыклар полосасы. Барлыгы Россиянең 72 төбәгеннән 300 бала катнашты. Минем укучым Рөстәм Татарстан Республикасын Бөтенроссия олимпиадасында лаеклы тәкъдим итте һәм призер булды, - дип горурланып сөйли гиназиянең физкультура укытучысы, Рөстәмнең остазы Марат Халитов. - Хәзер ул имтиханнардан башка илнең теләсә кайсы вузына профиль буенча укырга керә ала һәм аңа стипендиягә өстәмә 7 мең сум акча түләячәкләр. Лаеклы җиңүе белән горурланабыз һәм котлыйбыз. Киләчәктә дә шушындый зур уңышларга ирешергә насыйп булсын
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International