Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Яшел Үзән көрәшчеләре ярышларда чыныга
2022 елның 25 апреле, дүшәмбе
Спорт мәктәбендә милли көрәш белән шөгыльләнүчеләр ел башыннан дистәгә якын республика турнирында катнашып, җиңүгә ирешкән. Яшел Үзән спортчылары республика күләмендә уза торган бөтен ярышларда да актив катнаша. Болар, нигездә, шәһәрнең көрәш мәктәбендә тәрбияләнүчеләр булып тора. Алар кайсы гына турнирда катнашмасын, призлы урыннар яулый, тәҗрибә туплана һәм алдагы ярышларга нигез салына. Менә соңгы айларда шушы яшүсмерләр күрсәткән нәтиҗәләрне билгеләп узарга кирәк. Февраль ахырында Казанда 11-12 һәм 13-15 яшьлекләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнирда алар үз авырлык категорияләрендә әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән. Бу ярышта Казаннан тыш республиканың тагын 4 районыннан катнашучылар булган. Кие ренке көрәш барышында үз авырлык категорияләрендә Илмир Гыйбадуллин – 1нче, Ранель Йосыпов, Инзил Ильясов, Азамат Шәмсетдинов – 2нче, Йосыф Латыйпов, Сәет Алиев 3нче урын алган. 25-26 февральдә 17-18 яшьлек спортчылар катнашындагы ТР чемпионатында Ранил Галиев 2нче урын яулаган. Ә март башында Казанда 600дән артык көрәшче катнашкан Татарстан чемпионатында 14-15 һәм 15-16 яшьлекләр арасында Инзил Ильясов 3нче урынга лаек булган. 24-26 мартта Түбән Камада Данил Галиев исеменә уздырылган турнирда көрәш мәктәбенең тренеры, РФ спорт мас теры, танылган көрәшче Фирдүс Зәйнуллин 130 килограммнан артык авыр лыктагы көрәшчеләр арасында 1нче урын алып, җиңүче булган һәм шуның белән үз укучыларына да матур үрнәк күрсәткән. 27 мартта Яшел Үзән көрәш мәктәбендә шөгыльләнүче 12-13, 14-15 яшьлекләр Питрәчтә Рафаэль Сафиуллин истәлегенә оештырылган турнирга юл тоткан. Үз авырлык категорияләрендә Инзил Ильясов – 1нче, Илһам Миңнәтуллин – 2нче һәм Әмир Шәйхуллин 3нче урын алып, үзләренең осталыкларын исбатлый алган. 9 апрельдә Лаеш районы башлыгы кубогына узган ярышта да безнекеләр актив катнашкан. Республиканың 18 районыннан 225 кеше көч сынашкан бу турнирда да спортчыларыбыз матур нә ти җәләргә ирешкән. Әйтик, үз авырлык категорияләрендә Илназ Бабаҗанов, Ранель Йосыпов, Илмир Гыйбадуллин 3нче урынга лаек булган. Әлеге яшүсмерләр белән тренер-укытучылар шәһәрдә – Илгиз Гайнуллин, ә Осиновода Фирдүс Зәйнуллин шөгыльләнә. Илгиз Гайнуллин, белгәнебезчә, заманында оста көрәшче, күп мәртәбәле турнирлар җиңүчесе иде. Шуңа күрә аның кул астында шөгыльләнү үзе үк зур бәхет. Ә Фирдүс Зәйнуллин балаларны да өйрәтә, үзе дә бер ярышны да калдырмый һәм ничә ел рәттән район сабан туеның төп батыры булып кала. Алар бу балаларны өйрәтеп, милләтебезнең йөзек кашы булып саналган спорт төре – көрәшне үстерүгә үзләреннән гаять зур өлеш кертә. Әгәр шундый оптимист тренерлар булмаса, Яшел Үзән данын кем күтәрер, сабан туйлары мәйданнарында кемнәр көрәшер иде. 29 апрельдә Яшел Үзәннең көрәш мәктәбенең үзендә дә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган турнир уздырыла. күрше районнардан да спортчылар чакырылган. Анда спортчылар келәмнәрдә сынатмас дигән ышаныч бар. Аларга уңышлар телибез.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
Осиновода соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады
Укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Зеленодольск районының баш архитекторы Дамир Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин котлады. Хәерле юлга!
2027 елда нинди парклар һәм скверларны төзекләндерәчәкләрен сайлау өчен бик аз вакыт калды
Сезнең һәм «яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты ярдәмендә Татарстанда 268 пространство үзгәрде.
25
май, 2026 ел
Роспотребнадзор туристлык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә
Яшел үзәнлеләр 7 июньгә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: - 8(84371)5-72-63 («Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты), эш көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:45 кә кадәр мөрәҗәгать итәргә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз