Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Шигырьнең көче зур аның
2022 елның 25 апреле, дүшәмбе
Искиткеч матур чарада булып кайттык! Мондый югары дәрәҗәдәге бәйгенең гади авылда әзерләнүенә һәм уздырылуына күңел дә ышанмый. Тел дибез, сакларга кирәк дибез һәм күп очракта сүз сөйләүдән ары узган да юк. Шул сүзләрне эш итеп күрсәтүчеләр сирәк, диюем. Бармак белән санарлыктыр шәт. Мулла Илендә икенче ел уздырылучы районкүләм «Татар сүзе» проектының шаһиты булганнан соң, аны оештыручы, авылның мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова һәм биредә эшләүче кызлар: китапханәче Зилә Бикмөхәммәтова, сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллиналарның телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклауда зур эш башлауларын әйтми булмый. Бәйге булса да, шигърият кичәсе дип әйтәсе килә, искиткеч сценарий буенча әзерләнгән «Аулак өй» күренеше белән башланып китте. Аның нинди осталык белән башкарылуын, матурлыгын каләм аша берничек тә биреп бетерерлек түгел, күрергә кирәк. Теләсә нинди дәрәҗәдәге конкурсларда күрсәтергә лаеклы иде, дип кенә язып үтәм. Әле тагын, аулак өйгә җыелган яшьләрне уйнаган, мәдәният йортында эшләп килүче җыр һәм бию түгәрәгенә йөрүче егет-кызларны телгә алмыйча булмый икән. Вәт уйнап та куйдылар! Артистларың бер якта торсын. Аларның ничә төрле җыр, бию, такмак, юмор башкарулары артында күпме тырышлык, көн саен ничәшәр сәгатьлек репетицияләр, хезмәт ята. Һәм ул көнне мәдәният йортындагы шундый да җылы атмосфера иде. Ул җылылык, мөгаен, оештыручыларның мәдәният йорты фойесын авылча итеп җиһазландырудан, үзләренең гади ситса күлмәкләрдән, артка чөеп, туздырып бәйләнгән ак яулыклардан, идәнгә җәелгән сугылган паласлар өстеннән йон оекбашлардан гына йөгереп йөрүләреннән дә бөркелгәндер. – «И туган тел, и матур тел, әткәм-ән кәмнең теле...» дигән бөек Тукае быз һәм ул мең тапкыр хаклы. Шушы татар телебезне, мирасыбызны саклап, аның байлыгын халыкка җиткерү – безнең төп бурычыбыз, – дип, бәйгенең максатына ачыклык кертте Рәзинә Сәйфетдинова. – Һәр халыкның үз туган теле – аның мәдәнияте, тарихы, көзгесе бар. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Бу «Татар сүзе» проекты узган ел беренче тапкыр үткәрелде. 2021 ел – Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде. Минем шушы ел уңаеннан, бер авылда да кабатланмаган бер зур чара уйлап табасым килде. Үзем бик тә поэзияне яратканга күрә шигырь бәйгесе уздырасы иде дигән идея туды. Һәм без ул идеяне чынга ашырдык, 21 февраль – Халыкара туган телләр көненә туры китереп «Татар сүзе» районкүләм шигырь укучылар бәйгесе уздырдык. Быел да план буенча шушы көнне узарга тиеш иде, үзем авырып китү сәбәпле, бераз кичектерелде. «Калган эшкә кар ява» дип әйтсәләр дә, без ул эшкә кар яудырмадык, Аллаһка шөкер, тәвәкәлләп уздырып җибәрдек. (Язманы тулысынча газетабызның 28нче санында укый аласыз).
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
Осиновода соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады
Укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Зеленодольск районының баш архитекторы Дамир Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин котлады. Хәерле юлга!
2027 елда нинди парклар һәм скверларны төзекләндерәчәкләрен сайлау өчен бик аз вакыт калды
Сезнең һәм «яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты ярдәмендә Татарстанда 268 пространство үзгәрде.
25
май, 2026 ел
Роспотребнадзор туристлык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә
Яшел үзәнлеләр 7 июньгә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: - 8(84371)5-72-63 («Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты), эш көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:45 кә кадәр мөрәҗәгать итәргә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз