«Алтын каләм – Золотое перо»балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

2022 елның 18-24 июнендә «Алтын каләм – Золотое перо»XXVII Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак. Традицион рәвештә фестивальдә 12-20 яшьлек ике дәүләт телендә эшләүче журналистлар, фотографлар, SMM-белгечләр, дизайнерлар һәм блогерлар чакырыла. Фестивальнең төп призы(Гран-при) – К (и)ФУНЫҢ журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына укыту. Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2022 елның 25 апреленнән 20 маена кадәр, Нигезләмәдә күрсәтелгән юнәлешләр һәм темалар буенча кабул ителә. Гариза түбәндәге сылтама буенча бирелә: https://forms.yandex.ru/u/625e76831adfbc43a27f2bef/ - PDF форматында. Әйтергә кирәк, гаризага портфолио беркетергә кирәк. Фестиваль «Идел» яшьләр үзәгендә (Лаеш муниципаль районы, Матюшино авылы, Садовая ур., 7) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International