Татарстанда талпаннарның кайчан котыра башлаячагы билгеле

2022 елның 26 апреле, сишәмбе
КФУ доценты Николай Шулаев фикеренчә, талпаннарның бик нык активлашу чоры 9 майга туры килә. Татарстанда талпаннарның нык активлашу чоры 9 Май – Җиңү көненә туры килә. КФУ фундаменталь медицина һәм биология институты белгече Николай Шулаев шулай дип белдергән. Аның сүзләренә караганда, кышын явым-төшемнең күп булуы сәбәпле, корткычлар быел соңрак уянган. Мәсәлән, республиканың кайбер урманнарында кар биеклеге 1,5 метрга җиткән. – Талпаннар туфракта яши. Кешегә алар, күбебез уйлаганча, агачтан төшми, бәлки үләннән яки туфрактан менә. Талпанны туфрактан аерып, ачык һавада калдырган очракта, ул дым югалтудан үләчәк, – дип йомгак ясаган сүзенә Шулаев. Татарстанда тәүге талпаннар әле күптән түгел генә күренә башлаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International