Бәчек мәчете халкын ифтарга җыйды

2022 елның 29 апреле, җомга
Ифтар ашына бик теләп килделәр, чөнки Рамил хәзрәт Юнысның вәгазьләре бөтен Татарстанга дан казанган. Кылган догаларыгыз, тоткан уразаларыгыз кабул булсын, райондашлар! Рамазанның соңгы ун көне - хәйриячелек һәм мохтаҗларга ярдәм итү өчен иң бәрәкәтле вакыт. Ә соңгы 10 төннәре турында хәдистә болай диелгән: «Мөселман кешесе һәр төнне Аллаһы Тәгаләдән ни турында сораса да, бу аңа биреләчәк, һәм бу мизгел Рамазанның соңгы һәр ун төнендә җитә».⁣⁣⠀
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International