Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Шигърият бәйрәме берләштерде
2022 елның 4 мае, чәршәмбе
«Без – Тукайлы халык» Халыкара шигырь уку бәйгесенең муниципаль этабы районыбызның Әйшә мәктәбендә 12нче тапкыр уздырыла. Соңгы елларда гына авыру таралу сәбәпле, үткәрү барышына азрак үзгәрешләр керде. Быел дистанцион форматта узган бәйгедә шәһәр һәм район мәктәпләреннән 60тан артык укучы катнашты. – Укучыларның бәйгегә әзерлеге елдан-ел сөендерә. Аермасы җир белән күк арасы дияр идем, хәтта. Матур итеп, интонация белән сөйләүчеләр арта. Сөйләм, сәхнә культурасы үсә, егет-кызларның милли, зәвыклы костюмнардан булуы күзне иркәли. Аннан репертуар сайлауга да бик җаваплы карыйлар. Элек бертөрле шигырьләр кабатлана иде. Хәзер исә сайлап алу мөмкинлеге күбрәктерме, әллә инде жюри әгъзалары булган язучылар һәм шагыйрьләр тәкъдимнәренә колак салалармы, яшь һәм җирле авторлар шигырьләрен дә сәхнәдән яңгыраталар. Кабатлаулар юк. Укучыларыбыз республика этабында да җиңү яулый икән, димәк без дөрес юлда, – дип сөйли Әйшә мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Бачкова. Шулай итеп, зур әзерлек таләп иткән бәйге тәмам, җиңүчеләр билгеле. Инде бу юлы бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан Әйшә мәктәбенә «Зеленодольск муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге» планы нигезендә мәгариф идарәсе оештырган бәйрәмгә җыелдык. Бирегә әлеге үзәк җитәкчесе Клара Филиппова, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлинә Саттарова, мәгариф идарәсе методисты Роза Сәлахова, язучы Галимҗан Гыйльманов, шагыйрь Рифат Сәлах һәм шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләре килгән иде. Тукай айлыгына нәтиҗә ясап үткәрелгән бәйрәм иң сәләтле балаларның чыгышлары һәм Әйшә мәктәбе әзерләгән искиткеч концерт номерлары белән үрелеп барды. Концерт программасы шундый бай эчтәлекле итеп төзелгән ки, үземне гади бер мәктәптә түгел, ә зур концерт залында утырган кебек хис иттем. Әйшә мәктәбе укучыларының төрледән-төрле уен коралларында уйнавы, сәхнә тутырып җырлаулары сокландырды. Осиновоның С.К.Гыйматдинов исемендәге гимназия укучысы Азамат Шәмсетдинов, Норлат мәктәбеннән Әдилә Гыйләҗева, Газиз Сәйфетдинов, Олы Яке мәктәбеннән Инсаф Сәйфетдинов, Әйшә мәктәбеннән Язилә Якупова чыгышларына афәрин диясе генә килә. Милләтебезнең киләчәге менә шушы егет-кызлар кулында. Бәйрәм ахырында килгән кунаклар – язучылар укучыларга теләкләрен һәм киләчәк бәйгегә әзерләнгәндә кирәк булырлык киңәшләрен дә бирде. Шигырьне аңлап, тоеп, үз күңелең аша кичергәндә генә тыңлаучыга җиткереп була. Ә безнең укучыларыбыз нәкъ шулай бирелеп сөйли дә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
Осиновода соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады
Укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Зеленодольск районының баш архитекторы Дамир Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин котлады. Хәерле юлга!
2027 елда нинди парклар һәм скверларны төзекләндерәчәкләрен сайлау өчен бик аз вакыт калды
Сезнең һәм «яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты ярдәмендә Татарстанда 268 пространство үзгәрде.
25
май, 2026 ел
Роспотребнадзор туристлык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә
Яшел үзәнлеләр 7 июньгә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: - 8(84371)5-72-63 («Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты), эш көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:45 кә кадәр мөрәҗәгать итәргә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз