Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Сугыш чоры балалары, тылдагы хатын-кызлар хакында истәлекләрне барлый
2022 елның 11 мае, чәршәмбе
Акъегет авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Фирдус Нотфуллин, Рәшидә Борһанова бик мәгънәле, файдалы проект башлаган. Алар Баксаң, дәү әниләребезнең җыерчыклы куллары, ягымлы карашы, моңсу күзләре күпме вакыйгаларга шаһит, никадәр истәлекләр саклый икән. Урман да кискән алар, мичкә дә яккан, ашарына да пешергән, ир-атлар эшен дә башкарган, сабыр гына сугышка киткән якыннарын: кайсы әтисен, абыйсын, энесен, улын, кемдер сөеклесен, ирен кайтыр дип көткән. Бу истәлекләр киләчәк буынны тәрбияләү, авыл тарихын язуда да зур мәгънәгә ия. Дәү әнием Зәйтүнә Яруллинага сугыш башланганда 10 яшь кенә була. Бу көнне ул куркыныч төш кебек искә ала иде. «Апам белән икебезне әни Яшел Үзән шәһәренә аяк киемнәре алырга дип алып киткән иде. Анда бер кич кундык. Икенче көнне хәбәр таралды: «Сугыш башланган!» Әтиебезне күрми калабыз дип, елашабыз. Ничек тә авылга кайтырга кирәк. Поезд расписанияләре үзгәреп беткән. Кая карама, төркем-төркем егетләр, вокзал тирәсендә солдатлар җыелган. Безгә кирәкле поезд ярты юлга кадәр генә булды. Җәяү чак кайтып җиттек, – дип сөйли дәү әнием. Берничә көннән әтиләре Бикмулланы сугышка чакыралар. Ул чакта аның ашказаны каты авырта, ныклап ашый да алмый. Бәлки авыргач, дәваланырга вакыт бирерләр дип өметләнсәләр дә, ул 4 баласын, хатынын калдырып, сугышка китә. Башта аларны Мари Эл республикасына Суслонгер урманына агач кисәргә җибәрәләр. «Әни әти янына берничә тапкыр барып та кайтты. Соңгы очрашулары гына үкенечле үтте», – дип сөйли иде дәү әнием. Ире Бикмулласының күрешүгә чыгуын әбием Бибинур күпме генә көтсә дә, ул күренми. Иренә дип пешереп килгән тавыгы да суынып бетә. Инде караңгы төшә башлагач, соңгы поездга өлгермәм дип куркып, әбием күз яшьләренә буылып, урман аша вокзалга таба чаба. Ул да китә, берничә минуттан бабай да чыга. Тик күпме кычкырса да, җавап бирүче булмый. Икенче көнне алар сугышка керә. Бабай хәрби бәрелешләр вакытында каты яралана. Казахстан ягында госпитальдә дәвалана. Кызганыч, сугыштан кайтмый. «Әти сугышка киткәч, бик авыр булды. Апам белән әнигә аш-суда, бакча эшләрендә, ике кечкенә энебезне тәрбияләүдә ярдәм итәргә тырыштык. Балалардан тыш, өйдә өлкән яшьтәге ике авыру әби дә бар иде әле. Ачтан үлмәс өчен яшелчә үстереп, Чуваш авылларына алып барып сата идек. Ун чак рым ераклыктагы базарга арба белән кишер, кыяр тартып барабыз. Саткан акчага 3-4 кило он алабыз», – дип исә ала иде дәү әни. Берсендә бөтенләй әнисез кала алар. Авылдагы барлык хатын-кызларны окоп казырга җибәрәләр. Ул чакта дәү әни 13 яшьлек апасы белән ике энесенә, авыру ике карчыкка төп терәк була. Йорттагы барлык эшләр алар җилкәсендә кала. Аллаһы адәм баласына сынау белән бергә сабырлык та биргән. Ниһаять, көтелгән җиңү көнен күрергә насыйп була. «Ул көнне без кәбестә утыр та идек. Авылга берәм-берәм җиңү яулаган батырлар кайта башлады. Әмма күпме көтсәк тә әти күренмәде. «Хәбәрсез югалган» дигән хәбәре генә килде. Без аны озак еллар кайтыр дип уйлап, могҗизага ышанып яшәдек. Әни дә, Бикмуллам исәндер дип, өметен өзмәде. әти белән 14 кенә ел яшәп калдык шул», – дип өзгәләнә иде дәү әнием. Дәү әни озак еллар колхозда, төрле эшләрдә хезмәт иткән. 1950 елларда Молотов урманында агач кисүдә катнашкан. 7 ел дәү әти белән очрашып йөргәннән соң алар язмышларын уртак итәргә булганнар. «Бабаегызның урамыбыздан зәңгәр майка, кара кәчтүм киеп, гармун уйнап узганын карап кала идем», – дип сөйләгәне истә дәү әнинең. Ул чакта кулга кул тотынышырга да оялганнар. Бер-береңә мәхәббәт аңлату парлашып таганда атыну булган. Дәү әнием авылда абруйлы, ишле мулла гаиләсенә килен булып төшкән. Ул чакта кайнатадан тел яшерү дигән нәрсә дә булган әле. Ризык пешерсә, эш башкарса да, дәү әни кайнатасына сүз әйтергә кыймаган. 30 ел кайнана белән яшәгәннән соң, аны кадерләп соңгы юлга озаткан. Дәү әти белән алар 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, алты оныклары бар. Кызганыч, бүген дәү әти дә, дәү әни дә арабызда юк. Күпме сөйләнмәгән хатирәләр, әйтелмәгән сүзләр калгандыр. Дәү әнинең зәңгәр күзләре әле дә күзалдымда. Сагышларны кайнар төер итеп эчкә йота белә иде ул. Беркайчан кеше белән бәхәсләшмәде, сабыр булды. Күңеле тулган чаклар да аз булмагандыр, сиздермәде. Хәзер дәү әниемнең төп нигезендә йозак. Ләкин вакыт булган саен анда кайтырга, каралты-кураны карарга, бакчаларга яшелчәләр утыртырга тырышабыз. Йорттагы һәр нәрсә дәү әни җылысын саклый. Күкләребез аяз, дөньялар имин булсын. Эльвира Мозаффарова.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
Осиновода соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады
Укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Зеленодольск районының баш архитекторы Дамир Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин котлады. Хәерле юлга!
2027 елда нинди парклар һәм скверларны төзекләндерәчәкләрен сайлау өчен бик аз вакыт калды
Сезнең һәм «яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты ярдәмендә Татарстанда 268 пространство үзгәрде.
25
май, 2026 ел
Роспотребнадзор туристлык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә
Яшел үзәнлеләр 7 июньгә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: - 8(84371)5-72-63 («Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты), эш көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:45 кә кадәр мөрәҗәгать итәргә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз