Роспотребнадзор искә төшерә, поллиноз ул – агач һәм үләннәр серкәсенә аллергик реакция китереп чыгара торган авыру. Һавада үсемлекләр-аллерген серкәсе барлыкка килгән вакыт, поллиноздан интеккән кешеләр өчен чын сынау була. Сезон аллергиясенең төп күренешләре борын тыгылу, төчкерү, кызару, шешенү, күз кычыту була. Үсемлекләр серкәсенә аллергия икәненә шикләнсәгез, аллерголог-иммунологка мөрәҗәгать итегез. Тикшерү үткәрергә, реакция китереп чыгаручы аллергеннарны ачыкларга, дару препаратларын билгеләргә һәм көнкүрешне оештыру буенча киңәшләр алырга кирәк. Табиб янында, хәтта кискенләшү сезоныннан читтә дә даими күзәтү мөһим. Әйләнә-тирә мохиттә серкә концентрациясе –аллергенны, махсус Интернет Ресурслар челтәре һәм мобиль кушымталар ярдәмендә күзәтеп торырга була. Һәр ел үсемлекләрнең чәчәк атуы төрле вакытта башлана һәм тәмамлана, бу һава торышына бәйле. Көн тәртибен оештырырыгыз, серкә белән элемтәне киметегез: - ачык һавада йөрү вакытын чикләгез; - табигатькә (авыл җирлегенә, урманга, дачага, пикникка) барудан сакланыгыз; -тәрәзәләрне ябык (биналарда, автомобильдә) тотыгыз; - өйдә һава фильтрациясен читарту системасын булдырыгыз, тәрәзәләр өчен махсус сетка кулланыгыз; - көн саен дымлы җыештыру үткәрегез; - урамнан кайткач душ керегез, башыгызны юыгыз һәм киемегезне алыштырыгыз; авызыгызны чайкагыз, күзегезне юыгыз һәм борынны физиологик эретмә белән юыгыз (0,9% Натрий хлорид эретмәсе); - ризыкта яңа сөякле җиләк-җимеш, чикләвек, яшел тәмләткечләр, куас, бал кулланудан сакланыгыз (үсемлек продуктларының составында туган молекулалары бар, алар турыдан-туры реакция китереп чыгара ала). Дару үсемлекләре һәм табигый үсемлек компонентлары булган косметик чаралар да кулланырга ярамый. Фитотерапияне (үләннәр белән дәвалауны) һәм табигый үсемлек компонентлары булган косметик чараларны кулланырга ярамый. Үсемлекләр чәчәк ату сезоныннан тыш актив яшәү рәвеше алып барыгыз. Саф һавада ешрак булыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, мөмкин кадәр күбрәк уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алыгыз. Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз! ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Зеленодольск территориаль органы 12.05.2002 ел.