Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен вебинарга чакыра

2022 елның 13 мае, җомга
2022 елның 19 маенда 10.00 сәгатьтә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен «Транспорт салымын, җир салымын һәм юридик затлар милкенә салымны исәпләү һәм түләү буенча салым законнарындагы үзгәрешләр" темасына бушлай вебинар үткәрәчәк. Вебинарның спикеры булып 2 нче камераль контроль бүлеге начальнигы Валентина Бубнова чыгыш ясаячак. Вебинар кысаларында салым түләүчеләр белән салым идарәсенең хокук саклау практикасы буенча фикер алышу үткәрелә һәм онлайн режимда сораулар бирү мөмкинлеге каралган. Катнашу-бушлай, алдан теркәлү мәҗбүри. Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк https://b10031.vr.mirapolis.ru/mira/#&doaction=Go&s=xvGBcR3Sr6es7b6EsDeJ&id=2756&type=studentcourse.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International