Зеленодольск укытучылары тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык «Кеше тәрбияләү» республика конкурсында катнаштылар.

2022 елның 16 мае, дүшәмбе
Конкурс 13 һәм 14 майда Казанда IT-паркта узды. Барлыгы республиканың төрле районнарыннан 37 укытучы катнашты. Зеленодольск шәһәрен 7 нче мәктәп директоры урынбасары Гөлназ Гатауллина «Педагог-оештыручылар» һәм «Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары» номинацияләрендә һәм Зеленодольск механика көллиятенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Комягина «Урта һөнәри белем бирү студентларын тәрбияләү» номинациясендә тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина катнашында узган түгәрәк өстәл артында йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International