Шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннарның дәвамчанлыгын ныгыту, Татарстан һәм гаилә тарихына карата кызыксыну уяту, тарихи аң формалаштыру һәм патриотизм хисе тәрбияләү, шулай ук архив материаллары белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты 2018 елдан башлап ел саен «Минем шәҗәрәм» исемле генеалогик тикшеренүләр республика конкурсын үткәрә.
2022 елда 1-11 сыйныф укучылары һәм 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында конкурс үткәрү планлаштырыла.
Шулай ук элек конкурсларда катнашкан, әмма җиңүчеләр арасына кермәгән кешеләр дә чакырыла. Муниципаль этапта катнашу өчен, электрон рәвештә һәм/яки кулга, почта аша, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге адресына гариза тапшырырга кирәк.
Республика этабында катнашу өчен konkurs.genealogia2022@yandex.ru электрон почта адресына эшләрне электрон рәвештә тапшырырга кирәк.