«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән 2022 елның 20 майның иртәнге сәгать 10.00 – кичке сәгать 20.00 кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү килде. 2022 елның 20 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 15-17 м/с кадәр көчле җил көтелә.
2022 елның 20-22 маенда Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән туфракта -2гә кадәр салкыннар көтелә.