24 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов Казанда гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр. Кабул итү Казан шәһәре, Карл Маркс урамында, 61 нче йорт адресы буенча иртәнге сәгать 10.00 көндезге сәгать 12.00 кадәр узачак.
Сәрия Сабурская һәм Рәмис Мөҗиповка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.