Бәйгедә республиканың 8 районыннан: Зеленодольск, Буа, Апас, Югары Ослан, Тәтеш, Лаеш, Чүпрәле һәм Кама Тамагы кызлары катнаша.
Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән катнашучыларны һәм кунакларны мәдәният идарәсе җитәкчесе Марат Минһаҗев сәламләде һәм конкурсантларга уңышлар теләде.
Кызлар берничә этапта ярыша: дефиле, үз-үзеңне презентацияләү, милли костюмны бәяләү, иҗади, кулинария һәм интеллектуаль конкурслар. Җиңүченең исеме тиздән билгеле булачак.
«Татар кызы» бәйгесе 2011 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты - милли мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклау һәм үстерү, яшь буын вәкилләренә рухи мирасны тапшыру.