Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2022 елның 1 июнендә шәһәр һәм район халкына ТКХ мәсьәләләре буенча консультация үткәрәчәк

2022 елның 24 мае, сишәмбе

"Сезнең хокукларыгыз торак- коммуналь хуҗалыкта - аларны якларга өйрән" проектын тормышка ашыру кысаларында һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарга аларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү эшен оештыру максатыннан, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Зеленодольск шәһәрендә һәм Зеленодольск районында яшәүчеләргә видеоконференцэлемтә режимында консультация үткәрәчәк. Консультация 2022 елның 1 июнендә 14.00 сәгатьтә on-line режимда үткәреләчәк.

Идарә компетенциясе кысаларында 2022 елның 26 маена кадәр түбәндәге телефоннар буенча язылырга була: (84371) 5-62-07, 5-63-05 дүшәмбе-пәнҗешәмбе 09.00-16.00; җомга: 09.00-15.45, тәнәфес: 12.00-12.45

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International