Балалар ялы хезмәтләре күрсәтүнең сыйфат һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар линия

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - идарә) 2022 елның 23 маеннан 2022 елның 10 июненә кадәрге чорда «кайнар линия» кысаларында балалар ялы хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация үткәрү, шулай ук балалар ялын оештырганда гамәлдәге норматив гигиена таләпләре турында хәбәр итә.

Гражданнар Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең, Зеленодольск, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнары территориаль бүлегенә 8 (84371) 5-62-07, 5-63-05 һәм 5-69-21 телефоннары буенча, дүшәмбе – пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге сәгать 09.00 кичке сәгать16.00 кадәр; җомга: сәгать 09.00 кичке сәгать 15.45 кадәр, тәнәфес 12.00 - 12.45 кадәр мөрәҗәгать итә алалар.

Консультацияләрне “Татарстан Республикасы Гигиена эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе Зеленодольск филиалының консультация пункты телефоны буенча 8 (84371) 5-66-11 һәм 5-72-63 алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International