Бүген химияне тирәнтен өйрәнүле сәләтле балалар өчен химия лицей-интернатына бәйрәм белән котларга Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, мәгариф идарәсе башлыгы Рәисә Афанасьева, «КНИТУ» ның югары уку йортына кадәрге әзерлек һәм урта һөнәри белем бирү институты директоры Лилия Ибрашева һәм башкалар килде.
- Чын күңелдән сезне бу бәйрәм белән котлыйм! Сезгә бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруыгызны, илебезнең иң яхшы югары уку йортларына керүегезне һәм киләчәктә Татарстан Республикасы һәм илебез хакына эшләвегезне телим! - диде Михаил Афанасьев.
Быел лицейда 66 чыгарылыш сыйныф укучысы, шуларның 39ы 11 сыйныфны тәмамлый. Уку алдынгыларына лицей логотибы төшерелгән медальләр тапшырылды.
Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм укытучылары күзләрендә якты моң, саубуллашу вальсы һәм чәчәк бәйләмнәре - хәзер балалар өчен яңа тормыш этабы ачыла, әмма лицейның туган стеналары мәктәп чорының якты истәлеге булып калачак!