Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән агрометеорологик күренешнең куркынычы турында шторм кисәтү килде.Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 27 маенда иртәнге сәгать 05.00 кичке сәгать 21.00 кадәр метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 27 маенда иртән, көндез һәм кич белән актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшенле көчле яңгыр, град, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, урыны белән секундына 24 метрга кадәр (Казан шәһәрендә яшен, көчле җил секундына 15-20 метрга кадәр) көтелә.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр ява башласа, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен кичерегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә тәртип бозулар була ала. Машинаны туктатырга, аның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен беткәнен көтәргә кирәк.

Әгәр яшен вакытында сез ачык урында торсагыз, җиргә (комлы яки ташлы грунтка), мөмкин булганча, түбәнлектә ятарга киңәш ителә. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру – «112» номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International