"Питердан Владивостокка самокатта сәяхәт": Денис Бритвин "Татарстанның Көнбатыш капкалары"н кисеп үтте һәм Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев белән очрашты

2022 елның 27 мае, җомга

28 яшьлек блогер Денис Бритвин өчен безнең шәһәр республикада беренче булды. Ул Питердан 25 апрельдә чыгып киткән һәм ноябрь аенда Владивостокка барып җитәргә планлаштыра. Аның юлы Алтай аша узачак һәм барлыгы 12 мең километр тәшкил итәчәк. Бүген Идел буе чигендә аны яшел үзәнлеләр каршы алды.

Сәяхәт өчен ул гадәти самокатны сайлап алган, көнгә 78 км тирәсе уза, төн кунар өчен шәһәрләргә туктала. Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев белән ил күләмендәге киң колачлы сәяхәт турында сөйләштеләр.

- Мондый куркыныч, әмма шул ук вакытта мавыктыргыч сәяхәткә чыгу өчен, бик зур ихтыяр көче һәм иҗади фикер йөртүгә ия булырга кирәк, - дип билгеләп үтте Михаил Павлович.

Денисны милли ризыклар белән сыйладылар, шулай ук Зеленодольск икмәк заводыннан түбәтәй һәм чәк-чәк бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International