Әгәр балигъ булмаган балалар милеккә салым салынырга тиешле мөлкәткә ия булса, бу очракта салым түләү бурычын ата-аналар, балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак, үтиләр.
Шуңа күрә балигъ булмаган балалар өчен салым түләү өчен Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына баланы шәхси кабинетка тоташтырырга тәкъдим итә.
Ә хәзер балалар өчен салымнарны әти-әнисенең шәхси кабинетында да түләргә мөмкин. Әти-әнинең шәхси кабинетында «Салымнар» бүлегендә балигъ булмаган балалар гына керә торган тулы исемлек барлыкка килде. Кулланучыларны бу исемлектә кертеп, теләсә нинди уңайлы ысул белән салымнар түләргә була: банк картасы, онлайн-банк аша яки квитанция бастырып чыгарырга мөмкин.
Баланы әти-әнинең шәхси кабинетына өстәү өчен түбәндәге көйләүләрне башкарырга кирәк:
- баланы шәхси кабинетка тоташтырырга. Моның өчен теләсә кайсы салым органына паспорт һәм бала туу турында таныклык белән, законлы вәкилнең вәкаләтләрен раслау өчен, мөрәҗәгать итәргә була.
- әти-әнинең шәхси кабинетында «Профиль» бүлегендә «Гаиләгә керү мөмкинлеге» өстәмә битендә балигъ булмаган баланы өстәргә, баланың шәхси кабинетына запрос җибәрергә.
- җибәрелгән запросны баланың шәхси кабинетына күчеп, тиешле төймәгә басып расларга.