Юлда катнашучылар велоузышның барлык маршруты буенча иң матур төрләре белән хозурланырга да өлгерделәр.
Предприятие җитәкчелеге һәм актив яшьләр утрауның истәлекле урыннарында булдылар һәм, әлбәттә,үзләре белән бик яхшы тәэсирләр һәм истәлеккә сувенирлар алып киттеләр.
Велоузышта катнашучыларның барысы да мондый сәфәрләр коллективны тагын да берләштерергә, республикабызның тарихи-мәдәни урыннарында булырга, хезмәттәшләребез арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырырга ярдәм итә, дип билгеләп үттеләр.