Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләргә бәйрәм бүләк итте

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Предприятие Чистай һәм Норлат балалар йортларына сөт җыелмаларын тапшырды.

Балаларны яклау көне уңаеннан, Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Зеленодольск шәһәрендә урнашкан «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен бәйрәм оештырды. Балалар өчен аниматорлар һәм “Обнимама” брендының персонажлары – Обнимама һәм Обнимашка филләре белән күңелле шоу-программа оештырылды.

Балалар уеннарда, биюләрдә һәм сабын куыклары тамашасында катнаштылар. Бәйрәм сөт җыелмаларын тарату белән тәмамланды. Приютта тәрбияләнүче һәр бала Зеленодольск сөт эшкәртү комбинат продукциясе белән бүләк җыелмасы алды.

«Безнең тәрбияләнүчеләр һәм коллектив исеменнән безнең балалар өчен искиткеч бәйрәм оештырганыгыз өчен сезнең җитәкчелеккә рәхмәт белдерәсем килә. Җәмгыять һәм өлкәннәр ярдәме кирәк булган кешеләргә битараф булмаганыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә. Бәхет, сәламәтлек, шатлык һәм уңышлар телибез!”, -дип, Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатына рәхмәтен белдерде приют директоры Нина Павлова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International