Кечкенә Саша һәм Юра Калантаевлар әбиләре белән бергә яңа йорттан ачкыч алдылар.
Узган ел ахырында әти-әнисез һәм түбәсез калган Саша һәм Юра игезәкләренең фаҗигасы күп кенә татарстанлыларның йөрәгенә кагылды. Әбиләре Гөлсинә Калантаеваның игезәк балаларны опекага алырга әзерлегенә карамастан, балаларны, тиешле торак шартлары булмау сәбәпле, балалар йортына тапшыру перспективасы белән, приютка җибәрделәр.
Гаиләгә битараф булмаган кешеләр ярдәм итте. 75 кв.м. мәйданлы яңа йортны «Ханский дом» ҖЧҖ гендиректор Ильяс Гимадов, хезмәттәшләре, партнерлары, "Россия рухы" хәрәкәтендә катнашучылар, нигез салучы Юлия Хәкимова ярдәме белән - «Ханский дом» ҖЧҖ төзегән.
Зеленодольск районы башлыгы урынбасары Николай Бызин гаиләне өй туе белән котларга килде. Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән ул гаиләгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм иминлек теләде, шулай ук әбигә телевизор һәм бертуган малайлар өчен уеннар бүләк итте.
Урнашыр алдыннан йорт ишегалдында азан укыдылар.