Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында «Мирас - Наследие» балалар сәламәтләндерү лагерендә булды.
2021 елда «Мирас» балалар сәламәтләндерү лагерен төзекләндерү эшләре тәмамланды. Реконструкция «Җәй – балаларга» балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү республика программасы кысаларында башкарылды.
Рөстәм Миңнеханов ТР Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов һәм район башлыгы Михаил Афанасьев озатуында «Осталар шәһәре» корпусында булды, столяр, тегү һәм чүлмәк ясау остаханәләре эше белән танышты. Шулай ук ул ашханәне карап чыкты һәм менюны бәяләде.
Балалар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов барысын да Халыкара балаларны яклау көне һәм көтеп алынган җәйге каникуллар башлану белән котлады. Ул шулай ук төзекләндерелгән лагерьда балалар өчен яхшы шартлар тудырылуын билгеләп үтте.