Окрошка-Россиядә киң таралган ризык. Атамасы кисү сүзеннән килгән. Окрошка турында искә төшерү 18 гасыр ахырында күзәтелә. Ризык чыганагы ботвинья, салкын аш, анда чөгендер, щавель, яшел суган, кычыткан һәм башка ашарга яраклы үләннәр (искечә «сабак»), әче куас белән салынган.
Окрошка күп кенә кешеләрнең яраткан ризыгы. Яз һәм җәй айларында аеруча популяр. Бу салкын ашның нигезен салкынча квас яки кефир өстәп, вак киселгән һәм яңа өзелгән яшелчәләр тәшкил итә.
Окрошканы файдалы ризыкларга да кертеп була: бәрәңге, редис, кыяр һәм яшеллектә җитәрлек күләмдә витаминнар һәм микроэлементлар бар; йомырка һәм ит аксым рационын кайбер микъдарда тулыландыра. Моннан тыш, окрошка составына керүче яңа яшелчәләр өстәмә су чыганагы булып тора, анда үсемлек клетчаткасы бар.
Сәламәтлек өчен шулай ук кефир яки куас файдалы.
Табигый ташлану (әчеш) куасы-файдалы продукт, аның составында алыштыргысыз аминокислоталар, витаминнар һәм бай минераллар җыелмасы. Табигый ташлануның эчемлеге эчәклекнең микрофлорасын торгызырга ярдәм итә, иммунитетны ныгыта. Әгәр сатып алган куас кулланыла икән, натураль ташланган (әчегән) куас (фильтрланмаган һәм яктыртылмаган, шикәр күләме соңгы урында күрсәтелгән) сатып алырга киңәш ителә.
Кефир – микрофлораның сәламәт составына һәм эчәклек перистальтикасына ярдәм итүче, иммунитетны ныгытучы, авырлыкны, артериаль кан басымын, холестерин дәрәҗәсен киметүгә ярдәм итүче әче сөт продукты.
Окрошканың файдалы үзенчәлекләрен көчәйтү өчен казылыкны майсыз ит белән алыштырырга; күбрәк яшеллек, редис һәм кыяр өстәргә, бәрәңге санын киметергә; майонез, майлы сортлы каймак, шикәр кулланмаска киңәш ителә.
Өй шартларында классик рецепт буенча әзерләнгән окрошка (бәрәңге, казылык һәм майонезсыз, әче ак куасны оригиналь рецепттагы кебек куллану) сәламәтлек өчен файдалы түбән калорияле ризык булып тора.
Файдасына карамастан, окрошка куллану тыела торган авырулар бар:
–ашказаны-эчәк трактының хроник авырулары кискенләшкәндә, җәрәхәтләнгәндә, кефир һәм куасны куллану тыела;
- табигый ташлану (әчеш) нәтиҗәсендә алынган эчемлекләр үтле таш авырткан вакытта киңәш ителми;
- шикәр диабеты вакытында баллы куасны эчәргә тыела.
Салкын аш әзерләү өчен бәрәңге, йомырка, каймак һәм башка төп ингредиентларны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк.
Бәрәңге Күз күреме, яшел таплары, үсентеләре һәм балчык төерләре булмаган урта үлчәмдәге каты һәм тыгыз бәрәңге сайлап алыгыз. Яшелләнгән бәрәңгедә соланин-агулы токсин бар. Зур күләмдә ул кеше өчен зыянлы. Әгәр дә сез шундый тапларны күрсәгез - кисегез аларны. Сортка килгәндә, пешерү өчен сары бәрәңге ярый, чөнки алар артык пешеп китми. Алсу бәрәңге кыздыру өчен яхшырак, ә ак- бәрәңге боламыгы өчен.
Йомырка Йомырка сайлаганда, һәрвакыт маркировкага һәм яраклылык вакытына игътибар итәргә кирәк. “С” маркировкасы булган ашханә йомыркалары 0 °С тан 20 °С ка кадәр температурада - 25 тәүлектән дә артык түгел, минус 2 °С тан 0 °С ка кадәр температурада - 90 тәүлектән артык түгел саклана. Йомыркаларның күләме категориягә бәйле: иң кечкенәләре - 3 нче категория, ә иң зурлары - 1 нче, сайлап алу яки югары категорияле булачак. Көрән йомырка яхшырак һәм тәмлерәк дигән фикер яши, әмма бу миф. Асылда, йомырка кабыгының төсе тавык төсенә бәйле, ә составы һәм азык үзлекләре буенча көрән һәм ак йомыркалар бертөрле. Җитештерүчене географик принцип буенча сайлап алу яхшырак-ул сәүдә ноктасына якынрак булган саен, продукт та яңа булачак.
Казылык Окрошкага еш кына «Докторлык» казылыгын өстиләр. Составына игътибар итәргә кирәк, анда дуңгыз, сыер ите, су, тавык йомыркасы яки йомырка меланжы, коры тоташ яки майсызландырылган сыер сөте, аш-су тозы, шикәр-комы һәм тәмләткечләр (мускат чикләвеге яки кардамон) рөхсәт ителә. Составында үсемлек, соя яки бодай аксымнары, клетчатка, крахмал яки кош ите булган казылыкларны алырга кирәкми.
Каймак Каймакның сыйфаты турыдан-туры саклау шартларына бәйле. Әгәр төргәк дымлы икән - димәк, каймакны киштәгә чыгарыр алдыннан катырганнар, моны эшләргә ярамый. Киштәдә температура +6 градустан да югарырак булырга тиеш түгел. Моны тикшерү өчен, учыгызны суыткычка таба күтәрегез - салкынча булырга тиеш, ләкин артык салкын булырга тиеш түгел.
Куас Гадәттәгечә, окрошканы куас белән салалар. Иң яхшысы, ул баллы булмаса һәм бераз әче булса яхшырак. Классик квас составында сусло (бу - арпа солоды, арыш оны яки кукуруз оны), су, шикәр, чүпрә һәм сөт әчетү бактерияләре булырга тиеш. Продуктка лимон яки сөт кислотасы өстәү рөхсәт ителә. Әгәр сез этикеткасында тәмләткечләр, ароматизаторлар һәм башка өстәмә ингредиентлар күрсәгез, ягъни бу инде куас түгел, ә газировка.
Кефир Күпләр куас урынына окрошкага кефир өстәүне өстен күрә. Табигый продукт пастеризацияләнгән сөттән һәм тере бактерияләр тозагыннан тора һәм 10-14 көннән дә артык сакланмый. Әгәр саклау вакыты бер айдан артык дип язылган икән – бу сагаю өчен сәбәп, чөнки мондый эчемлектә ясалма эмульгаторлар һәм үсемлек майлары бар. Моннан тыш, үсемлек майлары булган кефир эчемлеге кефир дип атала алмый.
ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Зеленодольск территориаль органы 31.05.2022 ел.