Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Зеленодольск территориаль бүлеге 2022 елның 9 июнендә эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр көне" үткәрә

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Зеленодольск, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнары территориаль бүлеге, Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсе эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2022 елның 9 июнендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге компетенциясе чикләрендә, эшмәкәрләргә, кече һәм урта бизнес вәкилләренә үз компетенциясе чикләрендә түләүсез консультация ярдәме күрсәтүне оештыра.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшмәкәрләрне бердәм “Ачык ишекләр көне”ндә Зеленодольск территориаль бүлегендә (Зеленодольск шәһәре, Засорин ур., 24) алдан язылу буенча гамәлгә ашырыла (5-62-07 (10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 12.00-12.45 кадәр), шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.

Консультациягә язылган эшмәкәрләргә Зеленодольск территориаль бүлегенә барганда сулыш органнарын индивидуаль саклану чараларын (битлекләр, респираторлар) кулланырга кирәк, шулай ук кулларны гигиеник эшкәртү өчен антисептик булырга тиеш.

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!

Без сезне бердәм “Ачык ишекләр көне”ндә консультацияләргә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International