Бүген Васильево универсаль спорт залында муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасының ирләр командалары арасында волейбол турниры ачылды.
Ярышларда республиканың төрле районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 12 команда, спорт һәм актив яшәү рәвешен яратучы 120ләп спортчы катнаша. Зеленодольск командасы составында уенны район башлыгы Михаил Афанасьев үткәрде.
- Бүген мин сезнең һәрберегезгә, беренче чиратта, уңай хис-кичерешләр, аралашу, дустанә очрашулар телим, һәм, әлбәттә, иң көчлесе җиңсен! – дип сәламләде Михаил Афанасьев турнирда катнашучыларны.
Зеленодольск районы командасы чирекфиналга чыкты, уеннар дәвам итә.
Универсаль спорт залы 2020 елда «Демография» милли проектының «Спорт тормыш нормасы» федераль программасы буенча төзелгән.