Зеленодольск районында "Зөя өстендә кыңгырау" фестивалендә 15 меңнән артык кеше булды

2022 елның 6 июне, дүшәмбе
Узган ял көннәрендә Зеленодольск районының Зөя утрау-шәһәрлегендә беренче кыңгырау чыңы фестивале узды. Бәйрәмдә Троице-Сергиева Лаврасы, Сретен монастыре, Оптина Пустынь, Мәскәү, Казан, Ярославль, Ижау, Түбән Новгород, Миас, Саратов шәһәрләре һәм Беларусь Республикасы осталары катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, "Яңарыш" республика фонды директоры Татьяна Ларионова, ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Успенский монастырен торгызуның 25 еллыгын билгеләп үттеләр, ул уникаль архитектура объекты һәм утрау-шәһәрлекнең тарихи энҗесе булып тора. Монастырь территориясендә яшь рәссамнар пленэры, шулай ук тематик фотокүргәзмә узды. Кыңгырауның "җырлавы" белән хозурланырга барлыгы 15 меңнән артык турист килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International