Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе итеп Шустрова Анна Николаевна билгеләнде
Шәхси сораулар буенча кабул итү һәр сишәмбе көнне 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Зеленодольск шәһәре, Ленин урамы, 46 йорт (Зеленодольск муниципаль районы ветераннар Советы кабинеты).
Кабул итүгә 8 (84371) 5-23-24 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Мөрәҗәгатьләр өчен электрон почта адресы: anna.shustrova@internet.ru
Җәмәгать ярдәмчесе эше нигездә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эш планнарыннан, аның йөкләмәләреннән һәм гражданнарның телдән һәм язма мөрәҗәгатьләреннән чыгып төзелә.
Сезне кызыксындырган сорауга оператив һәм квалификацияле җавап алу өчен, мөрәҗәгатегезнең текстын лаконик һәм грамоталы итеп формалаштырырга, фамилиягезне, исемегезне, әтиегезнең исемен, почта адресын (теләк буенча: эш/уку урыны, e-mail, контакт телефоны) күрсәтергә һәм электрон почта аша яисә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә тапшырырга кирәк.
Сезнең мөрәҗәгатегез теркәлгән вакыттан алып 30 көн эчендә каралачак.
ИГЪТИБАР! Язма мөрәҗәгатьтә мөрәҗәгать җибәргән гражданның фамилиясе, җавап җибәрелергә тиешле почта адресы күрсәтелмәгән очракта, мөрәҗәгатькә җавап бирелми. (2006 елның 02 маендагы 59-ФЗ номерлы Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» РФ Федераль законы).