Кичүдә туктарга мәҗбүр булган тукталышта, машина йөртүче кичекмәстән кешеләрне төшереп калдырырга һәм кичүне азат итү өчен чаралар күрергә тиеш. Бер үк вакытта машина йөртүче:
-мөмкин булган очракта, ике кешене якынлашып килүче поездның машинист тукталышына сигнал бирү кагыйдәләрен аңлатып, 1000м ераклыктагы кичүдән юл буйлап, ике якка (бер кеше булса, юлның иң начар күренеклелеге ягына) җибәрергә тиеш;
-транспорт чарасы янында калырга һәм гомуми тревога сигналларын бирергә, поезд күренгән вакытта аңа каршы йөгерергә, поезд туктар өчен сигнал бирергә тиеш. Тукталыш сигналы булып кулның әйләнмә хәрәкәте (көндез якты материя кисәге яки нинди булса яхшы күренешле предмет, төнлә - факел яки фонарь) хезмәт итә.
Хәрәкәт иминлеге - барыннан да элек! Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Локомотив бригаданы, үзегезне һәм үзегезнең пассажирларыгызны, шулай ук поездларда булган пассажирларны үлем куркынычы астына куймагыз!