Квалификацияле электрон имзаны теләсә кайсы салым органында бушлай алыгыз

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Квалификацияле электрон имзаның киң кулланылыш спектры бар:

- ул барлык электрон мәйданчыкларда һәм сервисларда кулланыла;

- салым органнары белән электрон рәвештә хезмәттәшлек иткәндә, мәсәлән, салым декларацияләрен «Салым һәм бухгалтер хисаплылыгын электрон формада бирү» сервисы аша тапшырганда кулланыла. Квалификацияле электрон имзаны бушлай алыр өчен гариза белән теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итергә мөмкин.

Эшмәкәрләргә электрон имзаны, квалификацияле ачкычны алу өчен салым органына паспорт, СНИЛС, Россия техник һәм экспорт контроле федераль хезмәте яки Россия Федераль иминлек хезмәте сертификацияләнгән, төп мәгълүматны йөртүче USB тапшырырга һәм идентификация процедурасын узарга кирәк. Квалификацияле электрон имза чыгарылышына гаризаны онлайн рәвештә «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша бирергә, йә теләсә кайсы салым органына шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Өстәмә мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәте сайтында  www.nalog.gov.ru  “Электрон имзаны ничек һәм кайда алырга?” бүлегендә алырга мөмкин яисә Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәгенә 8-800-222-2222 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International