“Гөлчәчәк” 34 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар, ата-аналарга һәм машина йөртүчеләргә балалар һәм өлкәннәр тормышын саклап калу өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырып, флешмоб үткәрделәр. Балалар актив рәвештә шигырьләр сөйләделәр, интерактив уеннарда катнаштылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр.
Чара тәмамлангач, барлык катнашучыларга яшь җәяүле һәм ата-аналар өчен белешмәлекләр тапшырылды.