Юлия Лазарева 2008 елдан бирле социаль хезмәткәр булып эшли.
Күп балалы яшь әни буларак, Юлия бик озак эш таба алмый. Әмма өметне өзми, туганнарыннан, дусларыннан, танышларыннан, күршеләреннән эш турында сораша. Күршеләрнең берсе социаль хезмәткәр вакансиясе барлыгын әйтә. Очрашу, эшкә урнашу һәм яңа тормыш: ул мизгелдән инде 14 ел узды. Бүген ул үзен башка һөнәрдә дә күз алдына да китерә алмый.
Без Юлия белән әңгәмә кордык һәм аның һөнәри бәхетенең сере нәрсәдә икәнен белдек.
- Мин – социаль хезмәткәр! Үз тәрбияләнүчеләремне яратам, аларның тормыш тарихын беләм. Алар арасында легендар радистка һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан шәфкать туташы да бар. Аларның шушы катлаулы чор вакыйгалары турындагы хатирәләрен зур кызыксыну һәм горурлык белән тыңлыйм.
Әмма минем эшемдә җитди очраклар да була. Минем тыныч, сагаеп, элемтәгә авыр баручы яңа тәрбияләнүчем барлыкка килде. Килгәннең чираттагы көнендә ул көтмәгәндә миннән: "Юля, ә винегрет сүзе ничек языла?” дип сорады.
Мин, һәр хәрефне төгәл, сүземне иҗеккә бүлеп әйттем. Ул җанлы итеп: “Дөрес!” диде. Шул вакыттан бирле безнең җылы ышанычлы мөнәсәбәтләр туды.
Ул бөтен шәһәргә танылган рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып чыкты. Соңрак безне бөек рус язучыларының әсәрләре һәм шагыйрьләре турында әңгәмәләр якынайтты, - дип сөйли Юлия.
Һөнәри бәхет сере гади:
- Үз тәрбияләнүчең янына киләсең, аларның елмаюларын күрәсең, күңелдә дә җылы булып китә. Алар безне бик көтә. Без аларга бик кирәк. Һәр очрашу үзенчәлекле, чөнки ул нәкъ менә монда һәм хәзер. Кешеләр белән үткәргән вакытны кадерләгез, сезнең белән вакытны үткәргән кешеләрне кадерләгез. Социаль хезмәткәр-ул Сәләт. Күңел тавышы...
Юлия Лазарева 2021 елда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Фотода Юлия социаль хезмәтләр алучы Вера Кузьминична Кашарина белән бергә