Нәрсә ул автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы?

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы (АГССС) – махсус салым режимы, анда хисап тулысынча диярлек гамәлдән чыгарыла, ә салымнар автомат рәвештә исәпләнә.

Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасының өстенлекләре нәрсәдә?

• Гадиләштерү, ә күпчелек очракта салым хисаплылыгын һәм бюджеттан тыш дәүләт фондларына хисаплылыкны бетерү

• Иминият взносларын түләргә кирәкми. Социаль гарантияләр бюджеттан тәэмин ителә

• Документларны тапшыру вакытын һәм документлар форматын үзгәртүне күзәтеп торырга кирәк түгел

• Керемнәр һәм чыгымнар ККТ мәгълүматлары, вәкаләтле банклар һәм салым түләүчеләр үзләре күрсәткән белешмәләр буенча билгеләнә

• Салым автомат рәвештә һәм салым түләүче үзе түгел, ә салым органы тарафыннан исәпләнә

• НДФЛ буенча салым агентларының бер өлеше банкларга тапшырылган (НДФЛ банк тарафыннан исәпләнә, хезмәткәрләргә түләүләр, исәп-хисаплар һәм НДФЛ турында белешмәләр банкның салым органнарына тапшырыла)

Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасын кем куллана ала?

Россия Федерациясенең 4 субъектында: Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, Татарстан Республикасында теркәлгән салым түләүчеләр

2022 елның 1 июленнән башлап АГСССга барлык яңа шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар, ә 2023 елның 1 гыйнварыннан – калган шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар күчә ала.

Күчү ирекле Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасын бер үк вакытта түбәндәге шартларны үтәгән оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр куллана ала:

• Хезмәткәрләр саны биш кешедән артык түгел

• Еллык керем 60 млн. сумнан артык түгел

• Оешмаларның төп акчаларының калган бәясе 150 млн сумнан артык түгел

• Исәп-хисап счеты бары тик вәкаләтле банкларда гына ачык

• Хезмәт хакын акчасыз түләү формасында гына түлиләр

• Башка махсус салым режимнары кулланмыйлар

Ничек күчәргә?

Салым түләүченең шәхси кабинеты яки вәкаләтле банк аша гариза бирергә

Әгәр салым түләүченең шәхси кабинеты ачык булмаса, шәхси кабинетны ачу физик затның шәхси кабинеты булганда гына мөмкин, юридик зат өчен электрон имза алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International