Зеленодольск шәһәрендә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрүгә актив әзерлек дәвам итә. Программада шәһәр һәм районның иң зур балалар иҗат коллективлары катнаша. Режиссер һәм хореографларның сизгер җитәкчелеге астында балалар “Каенлык” ("Березовая роща") паркындагы мәйданның төп сәхнәсендә осталыкларын арттыралар.
Зеленодольск шәһәре районы башлыгы Михаил Афанасьев инициативасы буенча барлык яшь артистларны туңдырма белән сыйлау күркәм гадәткә әверелде, һәр балага туңдырма өләштеләр.
Балалар бүләкне шатланышып кабул иттеләр.
Җылы җәйге кичтә, күңелле компаниядә – туңдырма.