Пермь шәһәрендә 2012 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча «Смена» Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Анда 6 команда катнашты.
Татарстаннан ярышларда ике команда катнашты: "Динамо-1" РСШОР (тренеры Анастасия Чернова) һәм "Динамо-2" РСШОР (тренеры Людмила Юшкова).
Чыгыш нәтиҗәләре буенча, "Динамо-1" командасы 5 матчны да җиңеп, ярышларда җиңүче булды.
Лидерлар өчлегенә кереп Пермьнән "Динамо-2"командасы да "бронза" алып кайтты.
Әйтергә кирәк, ике команда да Зеленодольск шәһәрендә шөгыльләнә.
Яшь спортчыларыбызны һәм аларның остазларын, Анастасия Чернова белән Людмила Юшкованы, бик яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз!