Бүген Горький исемендәге Зеленодольск заводында дөнья океанының шельфын тикшерү өчен 03182р проектының ике корабы корпусларына нигез салу тантанасы булды

2022 елның 12 июне, якшәмбе

Судларга "Леонид Бекренёв" һәм "Борис Бобков" исемнәре бирелде.

Тантана Россия Хәрби-Диңгез Флоты өчен корабларны массакүләм салу кысаларында, башка өч судно төзү предприятиесе белән видеоконференцэлемтә режимында, Россия Хәрби-Диңгез Флоты баш командующие Н.А.Евменов катнашында узды.

Горький заводындагы тантаналы чарада Хәрби-Диңгез Флоты баш командующие урынбасары Игорь Мөхәммәтшин, ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар катнашты.

03182р проекты кораблары - фәнни-тикшеренү кораблары дөнья океанының һәм шельф зонасының комплекслы океанографик тикшеренүләрен башкару өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International