15 июньдә В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында ТР һөнәри белем бирү оешмаларының талантлы студентлары өчен “Ел казанышы — 2021" Республика премиясенең финалы узды
«Ел казанышы» республика премиясе – Татарстан Республикасында урта һөнәри белем бирү программаларын үзләштерүче, уку-укыту, фәнни, спорт, иҗат һәм иҗтимагый тормышта актив катнашучы укучылар өчен бәйге.
"Ел интеллекты" номинациясендә Зеленодоольск шәһәре медицина училищесы студенты Гыйльфанова Адилә җиңүче булды.
Номинациядә җиңүче статусы өчен Татарстан Республикасының унбер урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмалары студентлары көрәште.
Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Рыбакова Людмила Николаевна "Яңа дөньяны өйрәнү өчен иске карталардан файдаланырга ярамый". Өйрәнегез, кадерле студентлар!» дигән сүзләр белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
"Минем төп бурычым - Зеленодольск шәһәре медицина училищесын, фәнни-тикшеренү эшемне, минем сыйныф җитәкчем, һөнәри модульләр укытучысы Юлия Анатольевна Гордобутскихны лаеклы тәкъдим итү иде, һәм мин моңа ирештем, дип уйлыйм!" - дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Адилә.
Адиләне конкурста лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!
Ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга гына барырга телибез!