Татарстан белән “Почта Банк” АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Почта Банк” президенты – идарә рәисе Александр Пахомов кул куйдылар.
"Банк социаль бурычны үти - авыл халкына банк хезмәтеннән файдалану мөмкинлеген бирә. Банкның барлык авылларындагы почта бүлекләрендә эшләве мөһим", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Хәзерге вакытта банкның 883 хезмәт күрсәтү ноктасы республиканың барлык районнарында эшли.