Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча бүлегенә яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин Зеленодольск районы буенча Эчке эшләр бүлеге шәхси составына яңа начальник – полиция полковнигы Олег Хохоринны таныштырды.

Чарада шулай ук Зеленодольск муниципаль районы Башлыгы, Зеленодольск шәһәре мэры Михаил Афанасьев катнашты.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, хезмәт елларында Олег Хохорин үзен профессиональ һәм грамоталы җитәкче буларак күрсәтте. "Олег Евгеньевич төрле бүлекчәләрдә эшләде, шуңа күрә эш үзенчәлеген белә. Моннан тыш, районның үзенчәлекләре белән яхшы таныш, чөнки тумышы белән шушы урыннардан, бу аңа куелган максатларга ирешергә һәм оператив-хезмәт эшчәнлегендә барлык бурычларны хәл итәргә ярдәм итәчәк», - дип нәтиҗә ясады ул.

Михаил Афанасьев Айрат Ханбиковка район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Исегезгә төшерәбез, полиция полковнигы Ханбиков Зеленодольск муниципаль районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеген 2015 елдан бирле җитәкләде. Шушы көннәрдә ул Яр Чаллының Эчке эшләр министрлыгы идарәсен җитәкли башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International