«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән 2022 елның 19 июнендә иртәнге сәгать 10.00 кичке сәгать 21.00 кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 19 июнендә көндез һәм кич урыны белән яшенле көчле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр, урыны белән 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз.
Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96