Роспотребнадзор чит илләрдә туристик хезмәтләр һәм йогышлы янаулар буенча «кайнар линия» телефон кысаларында консультация үткәрә

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

2022 елның 20 июненнән ТР (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Зеленодольск, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнары территориаль бүлегендә чит илләрдә туристик хезмәтләр һәм йогышлы янаулар буенча «кайнар линия» эшли башлый.

2022 елның 1 июленә кадәр Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск районы халкы белгечләрдән чит илләрдә актуаль эпидемиология вәзгыяте, ялда имин тәртип кагыйдәләре буенча 8 (84371) 5-62-07, 5-63-05, 5-69-21, дүшәмбе-пәнҗешәмбе 09.00дан 16.00кә сәгатькә кадәр; җомга: 09.00дан 15.30га кадәр, тәнәфес 12.00дән 12.45кә кадәр Зеленодольск территориаль бүлеге телефоннары аша туристик хезмәтләр алганда кулланучылар хокуклары турында консультацияләр ала алалар.

Күп кенә илләрдә чикләүләр гамәлдән чыгарылуга карамастан, яңа коронавирус инфекциясе йоктыру проблемасы актуаль булып кала бирә. Үзең өчен коронавирустан оптималь саклану формасын сайлау өчен Роспотребнадзор һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәшләре белән танышырга кирәк, аларның төп максаты: COVID-19га тест үткәрү, сулыш органнарын яклау чараларыннан файдалану, кешеләр күпләп җыела торган урыннардан качу һәм физик дистанцияне үтәү, шулай ук вакцинация.

Кайбер чит илләрдә маймыллар оспасы буенча имин булмаган вәзгыятькә бәйле рәвештә, шулай ук сәяхәтләрне планлаштырганда эпидемиологик хәлне ачыкларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International