Михаил Афанасьев «Коррупциясез дөнья» конкурсында җиңүчеләрне котлады

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Зеленодольск районында Иҗтимагый совет белән берлектә 1 майдан 31 майга кадәр 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалар арасында “Коррупциясез дөнья” муниципаль балалар иҗат конкурсы үткәрелде.

Район башлыгы исеменнән 6 җиңүче бүләк алды.

«Плакат/рисунок» номинациясендә - 14 нче лицейның 3А сыйныфы укучысы Ралина Муратова һәм «Озата барып яшәү» укыту-тренировка курсы укучысы Данил Зубринский.

«Тематик эссе» номинациясендә - 2 нче Васильево мәктәбенең 8А сыйныф укучысы Елизавета Кадникова һәм 16 нчы мәктәпнең 8А сыйныфы укучысы Алексей Кошкин.

«Видеоролик» номинациясендә 17 нче мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Мария Хорина җиңделәр.

Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән район Иҗтимагый советы секретаре, «ЮЛА» балалар әдәби берләшмәсе җитәкчесе Алена Жилкина һәм район башлыгының социаль өлкәдә җирле үзидарә органнарын координацияләү буенча җәмәгать ярдәмчесе Алеся Лежнина бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International