Дәүләт Советы депутатлары өч торак пунктны берләштерүне яклап чыкты

2013 елның 29 июне, шимбә
Берлөштерүнең төп сәбәпләренең берсе - торак пунктлар территориясендә "Зөя мультимодаль логистика үзәге" инвестиция проектын тормышка ашыру.

Зеленодол районында Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәгә Олы Ходяш һәм Мизиново авыл җирлекләре кушылачак.Бүгенге утырышта ТР Дәүләт Советы депутатлары  шуңа ярашлы закон проектын карадылар һәм өченче укылышында кабул иттеләр.Берләштерүнең сәбәпләре һәм аның өстенлекле яклары турында  район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев чыгыш ясады.Берләштерүнең төп сәбәбе - әлеге торак пунктлар территориясендә "Зөя мультимодаль логистика үзәге" инвестиция проектын тормышка ашыру.  Бу территориядә инфраструктура барлыкка киләчәк, эш урыннары булдырылачак. Торак пунктларның берләшүе әлеге авыллардагы проблемаларны хәл итүне тизләтәчәк, биредә яшәүчеләрнең социаль тәэмин ителешен оптимизациялиячәк. 
Барлык торак пунктларда да бу эш халык алдында тыңланды һәм халык үзгәртеп коруны яклап чыкты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International