22 июнь көнне Бөек Ватан сугышы башланды. Ел саен якташларыбызның батырлыгы истәлегенә Хәтер һәм кайгы көне үткәрелә.
Зеленодольск шәһәре халкы акциядә катнашты һәм Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Чарада катнашучыларны Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков сәламләде:
- Зеленодольск шәһәре халкы безнең бабаларыбызның батырлыгын һәм Бөек Ватан сугышының җиңү өчен авыр дәһшәтле юлының 1418 көнен хәтерли. Ул онытылмый, һәм без моны һәрвакыт истә тотачакбыз!
Батырларны бер минутлык тынлык белән искә алып, җыелган кешеләр шәм кабыздылар һәм шәһәр күленә юнәлделәр.
Шәмнән «Зеленодольск шәһәре хәтерли» сүзләре язылган иде.
Бүген янган хәтер шәмнәре - уртак кайгы билгесе генә түгел, тирән рәхмәт һәм бердәмлек символы да ул.