«Wildberries-идеядән сатуга кадәр» укыту форум-марафоны старты турында игълан ителде

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм фонды, «Электрон сәүдә үзәге» АКБО белән берлектә, «Wildberries-идеядән сатуга кадәр» укыту форум – марафонын башлау турында игълан итә.

Форум-марафон кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы затларга, шулай ук Wildberries маркетплейсына чыгу белән кызыксынучы физик затларга адреслана.

Катнашучылар форум-марафонны узу кысаларында түбәндәгеләрне булдыра алалар:

- шәхси кабинетны теркәргә; - товар карточкалары булдырырга һәм фотографияләрне йөкләргә;

- товар бәяләрен йөкләргә; - товар җибәрүне рәсмиләштерергә;

- логистик схеманы билгеләргә;

- шәхси кабинетта склад сайларга һәм көйләргә;

- сатулар башларга.

Укыту модульләрен узу һәм биремнәрне уңышлы үтәү нәтиҗәләре буенча форум-марафонда катнашучылар электрон сертификат алачак.

Укулар "Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү" милли проекты кысаларында үткәрелә.

Марафонга гаризалар бирү өчен Инструкция

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International